16+

Владимир Путин махсус хәрби операциянең мәгънәсен аңлатты

Украинадагы вәзгыять гражданнарны яклау өчен Россиянең тыкшынуын таләп итте, дип белдерде РФ Президенты.

Украинадагы вәзгыять гражданнарны яклау өчен Россиянең тыкшынуын таләп итте, дип белдерде РФ Президенты.

Россия Президенты Владимир Путин аңлатканча, 2014 елда Украинада дәүләт хакимиятен бәреп төшерү һәм Донбасста булган вакыйгалар махсус хәрби операция башлау өчен этәргеч булган. Аның сүзләренчә, хәрби операция - ул  әлеге территорияләрдә яшәүче ватандашларны "яклау" омтылышы. Бу хакта РИА Новости яза.

"Украинадагы вакыйгалар белән бәйле фаҗига 2014 елда башланды. Бу бездән - кырымлыларга ярдәм итүне таләп итте, аннары моңарга Донбасста булган вакыйгалар иярде. Бүген без башкарган эшләр, шул исәптән бу кан коюны туктатырга омтылуыбыз - махсус хәрби операциянең чын асылы. Һәм әлеге территорияләрдә яшәүче кешеләребезне яклау безнең өчен мөһим", - дип белдерде Путин Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел тулуга багышланган чаралар барышында.

Россия лидеры раслаганча, Россиядә "озак вакыт түзгәннәр һәм килешергә тырышканнар", әмма, чынлыкта безне "алдаганнар".

"Әлеге хәлне тыныч юл белән җайга салу өчен барысын да эшләдек. Ләкин каршы як конфликтны кайнар этапка күчерергә әзерләнде. Безгә башка чара калмады. Украинада дәүләт хакимияте органнарының беренчел чыганагы - хакимиятне бәреп төшерү, бу хакта без онытырга тиеш түгел", - дип саный Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading