Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә җирле үзидарә советына депутатлар сайлавында тавыш бирде, дип яза "Татар-информ".
Россия лидеры үз тавышын башкаланың Гагарин районындагы 2151 сайлау участогында бирә.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шулай ук җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауда катнашты. Хатыны Светлана белән ул Мәскәүнең 2760 нчы участогында тавыш бирде.
Искәртеп үтик: бүген Россия төбәкләрендә сайлау участоклары эшли. Бүген губернаторларны турыдан-туры сайлаулар Киров, Новгород, Рязань, Саратов, Свердловск, Томск, Ярославль өлкәләрендә, Марий Элда үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар