16+

Владимир Путин Россия коткаручыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен бүген, 27 декабрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Россия Президенты Владимир Путин гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен бүген, 27 декабрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

- Без Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хәрби хезмәткәрләре, граждан белгечләре белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сез бәлагә тарыганнарга ярдәмгә киләсез, — дип ассызыклады Россия лидеры.

Ул ассызыклаганча, коткаручылар, куркыныч янауга карамастан, бәлагә эләккәннәргә ярдәмгә килә, табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләрне бетерәләр һәм һәрвакыт, хәтта иң катлаулы шартларда да, «бер минут та югалтмыйча» эш итәләр.

- Быел сез Идел буе һәм Себердә, Ерак Көнчыгышта һәм Россиянең Көньягында су басу һәм табигый янгыннар нәтиҗәләрен тиз арада бетердегез. Кыска вакыт эчендә гражданнарыбызны куркыныч районнардан, шул исәптән Якын Көнчыгыштагы конфликт зонасыннан эвакуацияләдегез, — дип искәртте Владимир Путин.

Ул шулай ук быел зыян күргән кешеләргә азык-төлек, медикаментлар, беренче кирәкле әйберләр китерү буенча күп кенә гуманитар операцияләр үткәрелүен искәртте. 

— Россия һәм безнең гражданнарның иминлеген комплекслы тәэмин итүдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының роле елдан-ел арта бара, һәм хезмәтнең соңгы вакытта ирешкән барлык уңай тенденцияләрен саклап калу, теләсә кайсы дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәлләргә тагын да нәтиҗәлерәк җавап бирү мөһим, - дип белдерде президент.

Аның сүзләренчә, төп бурычларның берсе — «федерациянең яңа субъектларында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренең эшен камилләштерү». Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларында һәм Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә эшләүче янгын сүндерүчеләргә, коткаручыларга һәм саперларга аерым рәхмәтен белдерде.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин да хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

- Сезнең белән бергә, хөрмәтле хезмәттәшләр һәм фикердәшләр, без 16 елдан артык теләсә нинди катлаулылык мәсьәләләрен уңышлы хәл иттек һәм теләсә нинди, кайвакыт, өметсез кебек тоелган хәлдә чишелеш таптык, — дип ассызыклады ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading