16+

Владимир Путин татарстанлыларны бүләкләде

Бүләкләү хакындагы документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылды.

Бүләкләү хакындагы документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылды.

Россия Президенты Владимир Путин «Таиф» акционерлар җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Сультеевны һәм « КАМАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган парнерлыкның техник директоры Владимир Губаны Мактау ордены белән бүләкләде. Сультеев әлеге бүләккә хезмәттәге уңышлары һәм фидакарь хезмәте өчен, Губа физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен лаек булды.

Моннан тыш, ил башлыгы татарстанлыларга «Россиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» һәм «Россиянең атказанган журналисты» исемнәрен дә бирде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге баш табибы Рамил Тураев «Россиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» һәм «Татарстан» дәүләт теле-радио комитетынең радиотапшырулар шеф-редакторы Йолдыз Крепостина «Россиянең атказанган журналисты» булды.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading