16+

Воркшопчылар ишегалларын өйрәнә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында быел “Безнең ишегалды” программасы старт алды. Республикадагы 7 мең ишегалдына капиталь төзекләндерү тәмамланганчы барыбыз да инглиз телендә сөйләшә башламагаек әле.

Воркшопчылар ишегалларын өйрәнә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында быел “Безнең ишегалды” программасы старт алды. Республикадагы 7 мең ишегалдына капиталь төзекләндерү тәмамланганчы барыбыз да инглиз телендә сөйләшә башламагаек әле.

Яшь архитекторлар, проектлаучылар һәм дизайнерлар ишегаллары территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча воркшоп үткәрә. Соңыннан алар тәҗрибәле тьюторлар җитәкчелегендә ишегалларына проектлар әзерли. Мәскәүнең, аларга ияреп, Казанның да яшь белгечләре шулай аңлаешсыз сүзләр белән башны катырырга ярата инде, мәгәр. Инглиз телендә “воркшоп”-цех яки остаханә, ә “тьютор” остаз яки укытучы мәгънәсен аңлата.

MLA+ халыкара проект бюросы урбанист-архитекторы Яна Голубева таныштырганча, воркшопчылар Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы, шулай ук Арча, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендәге ишегалларын комплекслы төзекләндерү шартларын өйрәнә.

Авылларга, 1950-1990 елларда төзелгән күп катлы йортларга һәм зур кварталларга яраклаштырылган проектлар эшләнә. Татарстан Президенты күрсәтмәсен истә тотып, халык фикере һәм тәкъдимнәре исәпкә алына.

Яшь белгечләр Казанның Мусин урамындагы 61нче йорт ишегалдына “разведка” ясады.

- Бу ишегалды әйбәт әле. Комплекслы ишегалдын 61нче йортка янәшәдәге 55нче йортның көньяк тарафында төзергә кирәк. Анда кояш ягы, ә монда караңгы-күләгә. Сабыйлар күп, балаларга да һәм өлкәннәргә дә кояш яктылыгы файдалы, - дип, фикерләрен әйтергә ашыкты Светлана Кадыйрова.  

Татьяна Григорьева 61нче йорт милекчеләре советы рәисе, үзе әйткәнчә, архитектура өлкәсендә дә тәҗрибәле кеше икән.

- Күп катлы берничә йортны берләштергән ишегалды-комплекс отышлы, - ди Татьяна Григорьева.

Кыш уртасындагы гыйнвар аенда да 2-4 градус җылыга ияләштек без хәзер. Урамда 16 градус салкын һава булган 28 гыйнварда Мусин урамындагы 61нче һәм аңа янәшәдәге йортларда яшәүчеләр ишегалдына архитекторлар янына чыкмадылар да диярлек. Бердәм чыгып, фикер җиткерергә кирәк, ләбаса.

- Кешеләрнең кайсылары машина кую урыннары булдыруны сорый, икенчеләр исә, ишегалдындагы агачларны кисүгә каршы. Проектлар төзегәндә уртак бер чишелеш табарга тырышачакбыз. Дөнья үрнәкләре һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге тәҗрибә исәпкә алыначак, - диде Яна Голубева журналистлар белән әңгәмәсе вакытында.

Күп катлы унлап йортка исәпләнелгән комплекслар да тәкъдим итә яшь архитекторлар. Мәсәлән, бер ишегалды - спорт, икенчесе -балалар уен мәйданчыгы, өченчесе ял урыны эчтәлегендә төзекләндерелә. Казан, Арча, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендәге ишегалларын төзекләндерү буенча яшь арихитекторлар проектлары белән Татарстан Президенты үзе танышачак һәм бәяләмә бирәчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading