16+

"Һәвәскәр"химик аркасында Казанда Батыршин урамындагы фатирда шартлау булган

Казанның Батыршин урамындагы фатирга хокук сакчылары тентү белән килә, әмма шартлагыч матдәләрне теркәгән арада, шартлау килеп чыга.

Казанның Батыршин урамындагы фатирга хокук сакчылары тентү белән килә, әмма шартлагыч матдәләрне теркәгән арада, шартлау килеп чыга.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән тентү вакытында шартлау килеп чыккан. Әлеге фатирда шартлаткыч матдәләр сакланган. "Һәвәскәр"химик кулдан бомбалар ясау белән шөгыльләнгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шартлаткыч җайланмаларны саклау турындагы хәбәр кергәч, 27 апрель көнне иртәнге сәгать 6да “һәвәскәр химик” яшәгән фатирга хокук саклау хезмәткәрләре килгән. Тентүләрдә кинологлар белән оператив хезмәткәрләр катнашкан. Фатирда төрле калибрлы патроннар, чыбык, фитиль һәм дары тапканнар. Әмма, хуҗа сүзләренчә, аларны ул пиротехника әзерләү өчен куллана. Янәсе, 49 яшьлек казанлы мондый хобби белән балачактан ук мавыга.

Полицейскийлар әлеге табылдыкларны алырга җыеналар һәм аларны теркәү өчен тезеп куялар, ләкин шартлау яңгырый һәм янгын башлана. Шул вакытта фатир эчендә булган кешеләрнең берсе дә зыян күрмәгән.

Шартлау көче шулкадәр көчле булган ки, хәтта йортның  җиде катында пыяла тәрәзәләр ватылып төшкән. Биредә яшәүче барлык кешеләрне дә ашыгыч рәвештә эвакуацияләргә туры килгән. Пироманны сак астына алганнар, хәзер аның белән оператив хезмәткәрләр эшли.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, янгын икенче каттагы фатирда башланган. Күршеләре моның алдыннан шартлау тавышын ишеткән. Яну мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән. Күрше фатирлардан мөстәкыйль рәвештә 10 кешене эвакуацияләннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading