Буада Гыйбадрахмановлар гаиләсе 1,25 килограммлы бәрәңге үстергән.
Яз көне бәрәңгеләрне алар 30 сантиметр ара калдырып утыртканнар. Аннары ун сантиметр тирәсе үскәч, 30 сантиметр калынлыкта салам белән каплаганнар.
- Шуннан бәрәңге турында "оныттык". Бер мәртәбә колорадо коңгызына каршы гына эшкәрттек. Тәҗрибә яхшы нәтиҗә күрсәтте: чүп үләне дә үсмәде, - ди Гыйбадрахмановлар гаиләсе.
Салам астына бәрәңге утырту ысулын Азнакай районында да уңышлы кулланалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар