Яңа елдан ВТБ 24 банкы яшәүдә туктады, аны үзгәртеп, ВТБ банкына куштылар.
Хәзер ВТБ бренды астында бердәм универсаль банк эшләячәк, дип яза «Российская газета»га нигезләнеп "Татар-информ".
Банклардагы кече бизнес өчен, ипотека, кертемнәр, кредитлар буенча барлык шартлар, банкоматлардагы сервислар бердәм нормага китерелде. Клиентларга исә гадәти офисларда хезмәт күрсәтеләчәк.
Бердәм универсаль банк булдыру төркемнең 2017-2019 елларга исәпләнгән үсеш стратегиясендә каралган иде. Әлеге адым ВТБ банкына административ-хуҗалык чыгымнарын 15 миллиард сумга киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар