16+

Вячеслав Быков КХЛның кыскаруына каршы

Континенталь хоккей лигасындагы үзгәрешләргә җанатарлар гына түгел, белгечләр дә битараф булмауларын белдерә. Танылган тренер Вячеслав Быков КХЛда Россия командаларының кимүенә каршы.

Вячеслав Быков КХЛның кыскаруына каршы

Континенталь хоккей лигасындагы үзгәрешләргә җанатарлар гына түгел, белгечләр дә битараф булмауларын белдерә. Танылган тренер Вячеслав Быков КХЛда Россия командаларының кимүенә каршы.

«Минем уйлавымча, без башка мәшәкатьне яшерәбез кебек. Яшьләр белән яхшырак эшләргә кирәк. Яшүсмерләр белән яшьләр арасында узган дөнья беренчелекләреннән медальләр белән кайтабыз, ә үзебездәге командаларда аларга урын юк. Алар да катнашырлык шартлар тудырырга кирәк. Ясалма конкуренция булсын өчен генә командаларның санын киметү дөрес түгел», – дип үз фикерен белдергән тренер.

Мәгълүм булганча, КХЛдан Тольятти, Новокузнецк командалары чыгарылды, хәзер бу куркыныч Череповецка яный. Аның каравы, бездә хәзер Кытай командасы бар, ничә елдан бирле Минск «Динамо»сы югары нәтиҗә күрсәтә алмый. Шул ук хәл Рига белән Братиславада күзәтелә. Быков сүзләренчә, яхшы мәктәпләре булган һәм озак еллар Россия хоккеена бик күп яшь уенчылар биргән клубларны төшереп калдыру исәбенә лиганы читнекеләр белән киңәйтү дөрес түгел. «КХЛдан Россия хоккеен үстерү өчен күп көч куйган клубларны чыгарырга кирәкми, бу бик сәер сәясәт», – дигән Быков.

фото - lenta.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading