WhatsApp мессенджерының эшендә өзеклек килеп чыккан.
Шикаятьләрнең яртысыннан артыгы Башкортстанда теркәлгән — 53%, икенче урында — Татарстан (15%). Бу Россия сервисларының эшчәнлеген мониторинглау сайты мәгълүматларыннан күренә.
Моннан тыш, мессенджер эшендәге проблемалар турында Мәскәү, Самара өлкәсе, Түбән Новгород, Оренбург һәм Санкт-Петербург кулланучылары хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар