16+

WhatsApp, Viber, Telegram кулланучы түрәләр эшсез калырга мөмкин

Россиядә түрәләргә эш турында сөйләшкәндә WhatsApp, Viber, Telegram мессенджерларын куллану тыелачак.

Россиядә түрәләргә эш турында сөйләшкәндә WhatsApp, Viber, Telegram мессенджерларын куллану тыелачак.

Кагыйдәне үтәмәгәннәр эшләреннән азат ителәчәк иясә башка дисциплинар чараларга дучар булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" "Известия"гә сылтама белән.

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы норматив актларны төзү Федераль куркынычсызлык хезмәтенә йөкләнәчәк, диелә хәбәрдә. Документ 2017 елның беренче кварталы азагына кадәр әзер булырга тиеш дип ниятләнә.

Шәхси максатларда WhatsApp, Viber, Telegramны куллануны тыю планлаштырылмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading