Рөстәм Миңнеханов шулай ук чемпионатта катнашучыларның экипировкасы, волонтерлар, экспертлар, судьялар һәм башкалар өчен махсус форма белән танышты.
div>
Аннары Татарстан Президенты ярышлар уздырылачак «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенә юнәлде. Ул анда ярышлар мәйданчыкларының әзерлеген бәяләде.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе – «Казан Экспо» ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев һәм башкалар озата йөрде.
Комментарийлар