16+

WorldSkills дөнья чемпионаты волонтерлары беренче августтан эшли башлый

Утыз волонтердан торган беренче төркем Kazan Expo мәйданчыгын август башына WorldSkills Kazan 2019 халыкара эшче һөнәрләр чемпионатына әзерли башлаячак. Бу хакта "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" генераль директоры урынбасары Александр Карпов хәбәр итте.

"Беренче августтан безнең өчен җаваплы чор башлана. Беренче утыз волонтер Kazan Expo мәйданына чыгар дип көтелә. Ә чит ил һәм чит шәһәрләрдән килгән волонтерлар 18 августта киләчәк", - дип сөйләде ул.

Ярышларга барлыгы 3500 волонтер җәлеп ителәчәк. Ирекле ярдәмчеләрнең күбесе (2715 кеше) дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар белән эшләячәк: каршы алачак, аккредитация ясаячак, җәмәгать транспорты, туклану мәсьәләләрендә ярдәм итәчәк.
 
Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading