Бүгенге иртәне 'Балык Бистәсе» группасының үзешчән артистлары кайгылы хәбәр белән каршылады.
Бу хакта "Авыл офыклары" район газетасының «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
"Бик күп мини - фильмнарда уйнап, күпләрегезнең күңелләрен яулап алган Азат Габделбәр улы Закиров безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз! Урыны җәннәттә булсын!",- диелә хәбәрдә.
Язмага бик комментарийлар калдырганнар:
"Азат балакай, урыннарың җәннәт түрендә булсын! Рәхмәт фәрештәләре көтеп торсын Сине! Син бит бик әйбәт, ярдәмчел кеше идең. Әтиеңнең, апаң Алсуның авыр кайгысын уртаклашабыз! Аллаh Тәгалә сабырлык, бу авыр югалтуга түзәргә көч, куәт бирсен!"
"Иннә лилләhи вә иннә иләйhи ражигун. Газиз балаңны, гэзиз туганыңны югалту бииик авыр. Догада булыгыз "
Балык Бистәсе район мәдәният йортының «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә дә әлеге авыр кайгы турында хәбәр ителә.
"Гомер-кыска…
Бик күп еллар мәдәниятебезнең үзәгендә кайнап хезмәт иткән хезмәттәшебез - Закиров Азат Габделбәр улын бүген соңгы юлга озаттык…
Районыбызның халык театрының әйдәп баручы, төп рольләрне башкаручы да ул иде.
Урыннарың җәннәтнең түрләрендә булсын. Кылган изге гамәлләрең сират күперен үткәндә сиңа канат куйсыннар.
Мәдәният сине мәңге онытмас!
Чөнки син үз артыңнан оныта алмаслык матур, изге гамәлле эз калдырдың!
Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа
Азат Габделбәрович!"
"39 яшь туласы иде мартта. Бик кызганыч."
"Синең безнең арада юк икәнлегенә ышанасы да килми...
Авыр туфрагың жиңел, Урынын җәннәттә булсын..."
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар