XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Аларны сайлап алу комиссиясенә 1 июньгә кадәр җибәрергә мөмкин. Фестиваль үзе 5-10 сентябрьгә планлаштырылган, дип яза Казан мэриясе.
Скопировать ссылку

Эшләрне җыю июль башына тәмамланачак, ул вакытта конкурс программасы игълан ителәчәк. Тамашачыларны шулай ук конкурстан тыш һәм параллель программа көтә: Россия уен, документаль һәм анимацион киносының иң яхшы үрнәкләре, ретроспектив һәм тематик сайлаулар.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Беренче фестиваль Россия мөфтиләр шурасы, РФ Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, ТР Президенты ярдәмендә ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән оештырылды. Фестиваль үзенең яшәү дәверендә кинематографистларның абруйлы форумы статусына ия булды.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале «Через диалог культур к культуре диалога» девизы астында уза. Быел кинофорум Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Комментарийлар