Оешма җитәкчеләренә хезмәткәрләрне 26 декабрьдә эшкә җәлеп итәргә, шул ук вакытта 31 декабрьдә ял көне бирергә тәкъдим ителде.
26 декабрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарачак. 2021 елда 1-10 гыйнвар - ял көннәре санала.
РФ Хезмәт Кодексының 113 маддәсе нигезендә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү хезмәткәрнең язмача ризалыгы белән һәм беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы фикерен исәпкә алып рөхсәт ителә.
div>
Ял яки эшләми торган бәйрәм көнендә хезмәт куйган хезмәткәрнең теләге буенча аңа башка ял көне бирелергә мөмкин. Бу очракта ял яки эшләми торган бәйрәм көнендә эш бер күләмдә түләнелә, ә ял көне түләнергә тиеш түгел (РФ ХК 153 маддәсе).
Комментарийлар