Яңа ел җитә – азык-төлек бәяләре үсә (БӘЯЛӘР)
Яңа ел якынлаша. Күпләр бәйрәм табынына нәрсә әзерләячәген, нинди продуктлар алачагын уйлый да башлагандыр инде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Яңа ел якынлаша. Күпләр бәйрәм табынына нәрсә әзерләячәген, нинди продуктлар алачагын уйлый да башлагандыр инде.
Сораштырулардан күренгәнчә, былтыр Яңа елны каршыларга Россиядә бер кеше уртача 15 мең сум сарыф иткән. Шуның 5-7 мең сумы ашамлыклар алуга тотылган.
Һәркем юрганына карап аягын суза анысы. Шулай да декабрь якынлашуга азык-төлек продуктларына бәяләр сизелерлек кыйммәтләнә. Белгечләр бәйрәм якынлашкан саен товар бәяләре тагын да кыйммәтләнергә мөмкин дип кисәтә. Ә менә әфлисун, мандарин, киресенчә очсызланыр, мөгаен. Хәзер кибетләрдә Марокко, Мисыр, Кытай, Абхазиядән кайтартылган цитруслы җимешләр саталар. Төркиядән товар күпләп кайтарыла башлагач, бәяләр сизелерлек төшәр, дип фаразлый белгечләр.
Ә менә спиртлы эчемлекләрнең арзанаюын көтәүдән мәгънә юк. 2017 елның 1 гыйнварыннан "салымнар һәм җыемнар" турындагы законга төзәтмәләр кертеләчәк. Аның нигезендә, 2017-19 елларда алкоголь эчемлекләргә акциз бәяләре артачак. Әйтик, литры 500 сум торган спиртлы эчемлекләр яңа елдан 523 сумга кадәр күтәреләчәк. Чит ил шампан шәрабенең литры 26 сумнан 36 сумга кадәр артачак. Моннан тыш сыраны да кыйммәтләндерергә җыеналар. Бәяләр арту күбрәге импорт шәрабларга кагыла, ә менә Россиядә эшләнгән шәраб бары 1 сумга гына кыйммәтләнәчәк, дип фаразлана.
Белгечләрнең сүзләре чынга ашармы - монысын күрербез. Ә без редакциядән ерак түгел урнашкан кибетне урап, иң кирәкле азык-төлек бәяләрен карап кайттык.
Ипи ("Сельский" - 650 грамм) 35 сум
Сөт (2,5 процентлы) - 37 сум (литры)
Сыр ("Российский") - 61 сум (100 граммы)
Йомырка - 57 сум (дистәсе)
Шикәр комы - 41 сум (килосы)
Көнбагыш мае - 89 сум (литры)
Тавык (хәләл, Чаллы бройлер) - 169 сум (кг)
Фото: evening-kazan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
БДИ шаукымы: ни чәчкән, шуны уралар
-
#Язмалар
Харис Хөснетдинов: “Табутны ачып карадым, энемнең йөзен танымадым”
-
#Мәгариф
Каюм Насыйриның 200 еллыгы: тагын бер зур форум уза
-
#Шоу-бизнес
Ризат Рамазанов бал кортыннан шүрли. Яки җырчылар нәрсәдән курка?
-
#Җәмгыять
Депутатлар да кушылды: Казанда Сабантуйга бүләк җыю йоласы уза
Комментарийлар