16+

Яңа ел корпоративлары, кичәләр булырмы?

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе әлегә яңа ел корпоративларына карата өстәмә чикләүләр кертергә планлаштырмый. Ниндидер чаралар кертү-кертмәү турындагы карар декабрь башында кабул ителәчәк, дип хәбәр итте ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

"Әлегә хәзерге вакытта без нинди дә булса өстәмә чикләүләр кертергә планлаштырмыйбыз, әмма шуны аңларга кирәк, әле ноябрь башы гына, ә яңа ел корпоративлары 20 декабрьдән башлана. Ягъни, алда тагын бер ай бар, һәм шуңа күрә, әйтик, 10 декабрьгә, нинди өстәмә чикләүләр булачагын һәм аларны кертергә кирәкме икәнлеген без төгәл аңлаячакбыз", - диде Авдонина.

"Без әлегә штат режимында эшлибез, һәм яңа елга багышланган балалар өчен кичәләр үткәрү планлаштырыла. Инде моңа әзерлек алып барыла, һәм без зур булмаган чикләүләр өлешендә үз тәкъдимнәребезне керттек. Бу кешеләр саны, балаларның яше, маска режимына кагыла. Штат тәртибендә, әлбәттә, ниндидер чаралар һичшиксез калачак, дип планлаштырабыз. Әмма бу безнең барыбызның да пандемиягә аңлы каравыбызга, маскалар киюебезгә, бүгенге көнгә булган чикләүләрне үтәүгә бәйле булачак", - дип билгеләде санитар табиб.

Авдонина шулай ук шактый борчу тудырган хезмәт коллективларында йоктыру очраклары турында да әйтеп үтте. Алар ноябрь аенда кими башлаган. Димәк, кешеләр профилактика чараларын үтәргә кирәклеген аңладылар, дип билгеләде Роспотребнадзор вәкиле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading