Яшәү минимумы күләме җан башына 11 832 сум туры килә, хезмәткә яраклы халык өчен ул 12 896 сумны тәшкил итә.
Табынга кызыл икра, шпрот, ысланган колбасадан 3 төрле бутерброд ясасак — 720 сум, гадәтләнелгән салатлардан “Оливье” белән “Тун асты селедка” — 1100 сум, быел куян итенә кагылырга ярамавын исәпкә алып, кайнар ашларга берәр килограмм тавык белән бозау итен куллансак — 750 сум, торт белән мандаринсыз калмасак — 576 сум, кәеф күтәрергә шампан йотып куйсак — 400 сум тирәсе акча тотылачак. Җәмгысе — 3546 сум. Ә яшәү минимумы күләме җан башына 11 832 сум туры килә, хезмәткә яраклы халык өчен ул 12 896 сумны тәшкилә итә. Әле табынга яшелчәләр, деликатеслар да куярга теләсәк....
Яңа елга бәяләр дә 10-20 процентка артыр дип көтелә. Ләкин кибетләрдәге хакларның вакыт-вакыт “сарыланып” алуы кайбер азык-төлек товарларын яңа ел алдыннан да ташламалы бәядән алырга ярдәм итәчәк. Күрдегезме икән әле, супермаркетларда бәрәңгенең бәясе бер ай эчендә 46 сумнан 30 сумга төште, кишер исә 22 сумга калып арзанайды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы да, киләсе елда авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр артса да тешләрлек булмаячак дип ышандыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар