Яшь кызны көчләгән Казан егетен кулга алганнар.
Полициягә мөрәҗәгать иткән 20 яшьлек кыз Зорге урамында янына таныш булмаган егет килеп, муенына пычак терәвен сөйләгән. Шуннан соң егет кызны ташландык бинага алып барып көчләгән.
Полиция хезмәткәрләре җинаять кылган егетнең эзенә төшкән. Аның әле июль аенда гына төрмәдән чыккан 29 яшьлек егет булуы ачыкланган.
Аңа карата янә җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар