Казанда яңа җәмигъ мәчетен төзү өчен бюджет акчасы кулланылмаячак. Бу хакта журналистларга Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.
– Ул меценатлар һәм “Игелек-Доброта” фонды акчасына төзеләчәк. Бу уңайдан “Кол Шәриф” мәчетен төзүдәге тәҗрибәбез бар инде. Төзелеш фонд аша финансланачак, – диде ул.
Яңа мәчет Кырлай паркы территориясендә барлыкка киләчәк. Җәмигъ мәчетенең архитектура концепциясен булдыру өчен бүген халыкара конкурска старт бирелде. Ул өч ай дәвамында барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар