Мәскәүнең бер кунакханәсендә баласын чит кешеләргә сатып җибәрергә тиеш булган ул. Хатын бирегә берничә көн алдан ук, бала тапканчы ук килеп урнашкан.
Бала тудыру йортыннан чыккач та, шул ук кунакханәгә кире әйләнеп кайта ул. Алга таба сабыйны нинди язмыш көтүе, кем кулына эләгүе дә борчымый әни кешене. Бәхеткә, бала сату турында хокук саклау органнарына билгеле була. Алар «күке әни»не кулга алалар. Бала әлегә хастаханәдә.
Комментарийлар