Хәзер балаларны хастаханәгә алып киткәннәр. «Балаларга берни янамый, алар хастаханәдә. Опека органнары тикшерә, шуннан соң барысын да белербез», — ди Мәскәү буенча бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау идарәсе җитәкчесе Ольга Ярославская.
Бер версия буенча, балаларны чит илгә сату өчен тудырганнар. Фатирда яңа туган сабыйларга кытай телендә язылган документлар табылган. Өй эче пычрак, бөтен җирдә әйберләр, су һәм исерткеч эчемлекләрдән калган шешәләр бар, диелә хәбәрдә.
Комментарийлар