Дәүләт Думасында яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр.
Дәүләт Думасында яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр. Депутат Василий Власов мәгариф министры Сергей Кравцовка шул хактагы тәкъдимне җиткерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Парламентарий үз инициативасын илдә көн саен Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5 меңгә якын яңа очрагы ачыклануы белән дәилләде. Аның фикеренчә, бу социаль элемтәләр саны кисәк артуына һәм авыруның яңадан таралуына юл куймаячак.
«Шулай ук балалар һәм ата-аналарның яңа уку елы алдыннан тиешле медицина тестлары тапшыру өчен вакытлары күбрәк булачак, бу да медицина инфраструктурасын өстәмә йөкләнештән азат итәчәк», - дип искәртте депутат.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
1
0
Комментарийлар