16+

Яһүдләр татар көйләрен дә башкара

Башкалабызда 2-4 сентябрьдә V Халыкара яһүд музыкасы фестивале узачак.

Башкалабызда 2-4 сентябрьдә V Халыкара яһүд музыкасы фестивале узачак.

Аның беренчесе Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган иде. Быелгы фестивальдә Израилдән күренекле скрипкачы Саня Кройтер, җырчы һәм артист Михаэль Рискин, Мәскәүдән Ойфи Вег дуэты Белоруссиядән "Гилель" триосы һәм башка төбәкләрдән катнашачаклар.

Безнең фестиваль төрле караштагы кешеләрне берләштерә Фестивальдә төрле юнәлештәге музыка яңгыраганлыктан, төрле мәйдан да тәлап ителә. Нигездә яһүд композиторлары язган көйләр яңгырарга тиеш. "Симха", "Татарика" ансамбльләре һәм хәрби оркестр татар көйләрен дә башкарачак. "УНИКС" концертлар залында узачак концертка билет бәясе 500 сумнан башлап 1100 гә кадәр булса, Актерлар йортында булачак моноспектакльгә 250 сум гына торачак, - сәнгать җитәкчесе Эдуард Туманский.

Фестиваль Санкт - Петербург урамында ачыла. Катнашучылар өчен экскурсияләр оештыру каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading