Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итүенчә, көндез республиканың көнбатыш районнарында кар яварга һәм буран булырга мөмкин.
Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитә. Республиканың кайбер районнарында төнлә һава температурасы -22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -14 градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булырга мөмкин. Мондый һава торышы якшәмбе дә сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар