16+

Яла якмыйбыз, дөресен әйтәбез

АКШта гражданнар күп фатирлы йортлар ишегалдында озаграк туктап торган машинаны яки ят кешеләрне күрсәләр, шунда ук тиешле органнарга хәбәр бирәләр икән. Алар үзләрен бер дә «жалобщик» санамый.

Яла якмыйбыз, дөресен әйтәбез

АКШта гражданнар күп фатирлы йортлар ишегалдында озаграк туктап торган машинаны яки ят кешеләрне күрсәләр, шунда ук тиешле органнарга хәбәр бирәләр икән. Алар үзләрен бер дә «жалобщик» санамый.

Без исә шактый җитди кимчелекләргә дә: «Әйдә ярар, эшләрләр әле», – дип, кул селтибез. Бәлки, «жалобщик» сүзе ябышып калудан куркабыздыр? «Халык контроле» («Народный контроль») системасына Теләче, Әтнә, Апас, Спас муниципаль районнарыннан мөрәҗәгатьләр бик аз керә. Министрлар Кабинетында «Халык контроле» системасы эшчәнлегенә кагылышлы брифингта телгә алынды әлеге төбәкләр.

– Бу районнардагы халык сүз дә әйтергә куркып торамы икән әллә? – дип кызыксынып сорау бирдем.

– Хәзер курка торган заман түгел, берәр хәл булса, шунда ук интернетта килеп чыга. Санап үтелгән районнардагы халыкның активлыгы зарур, – дип җавап кайтарды республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов. – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре халкы – актив.

– Курыкмыйлар. Мәсәлән, Теләчедә тәнкыйть мәкаләләре район газетасында да басылып тора, – дип өстәде Татарстан Республикасының кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.

«Халык контроле» системасына быелның алты аенда 39 327 мөрәҗәгать-хәбәр кергән. Тимур Зарипов сөйләгәнчә, «Халык контроле» системасында үзенә күрә бер «аралашу дөньясы» барлыкка килгән. Әйтик, бер кеше «ишегалдын төзекләндерәсе иде» дип, хәбәр куйса, башкалар шушы адрестагы хәбәр-мөрәҗәгатьне (яки башка берәр теманы) хуплыйлар икән.

– Ишегалларын төзекләндерү буенча республика программасы белән кызыксынучылар күп. Казаннан гына да 171 заявка керде. Казанлылар мөрәҗәгатьләре нигезендә Гвардия, Космонавтлар, Восстание, Краснококшайская урамнарындагы тротуарлар төзекләндерелде. Республика күләмендә 28 027 мөрәҗәгать уңай хәл ителде. Иң авыры – юллар төзү һәм төзекләндерү мәсьәләсе. Бу эшләр зур финанс сорый, ләкин алар да акрынлап хәл ителә бара. Кеше «Халык контроле»нә җибәргән мөрәҗәгатенең хәл ителешен күзәтеп тора ала. Бер иптәш: «Безнең урамга асфальт юл салынды, ә мин җибәргән мөрәҗәгать һаман «Халык контроле»ндә башкарылмаган эш исемлегендә эленеп тора. Алып ташлагыз инде мөрәҗәгатемне», – дип хәбәр итте. Башкарма комитетлардан «Халык контроле»нә хисап-җавапларны үзвакытында тапшырулары сорала. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре, Саба, Балык Бистәсе, Әлки районнары халык мөрәҗәгатьләренә җаваплы карыйлар, – диде Сәрия Сабурская.

«Халык контроле» системасында «Социаль авыр хәлдәге гаилә» категориясе эшли башлаган. Аңа республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы җаваплы. Шулай ук «Халыкны диспансерлаштыру» категориясе сынау уза. Монысына диспансерлаштыру барышында медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты турында хәбәр бирергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading