16+

Ялган белешмә саткан "эшкуарлар" тотылган

11 апрель көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, Алабуга кешесе идарә иткән автомашина туктатты.

Документларны тикшерү барышында эш бирүчесе тарафыннан бирелгән билгеле бер үрнәктәге белешмәне күрсәтә. Россия Салым органнарының онлайн-ресурсы аша бу төр кәгазьдә күрсәтелгән мәгълүматларны тикшергәндә, шәхси эшмәкәрнең 2017 елда үз эшчәнлеген туктатуы ачыкланган.

Шулай ук, машинаны тикшергән вакытта полиция хезмәткәрләре салонда эш бирүче тарафыннан имзаланган ялган 3 белешмә һәм авыр йөр ташырга рөхсәт ителгән билгеләре булган ялган 5 белешмә, шәхси эшмәкәрнең мөһере табылган һәм алынган. Сорау алу органнары тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 327нче маддәсе, 5нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, аларны сату) җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддә буенча максималь җәза - 6 айга кадәр кулга алыну. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading