Синоптиклар алдагы ике көнгә фаразларын җиткерде.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген 18 июльдә республикада урыны белән яңгыр явачак. Көндез +23..+28 градуска кадәр җылыта.
Якшәмбегә дә һава температурасы үзгәрешсез кала. Төнлә кыска вакытлы, көндез яшенле яңгырлар көтелә.
Дүшәмбе көндез +24..+29 градус җылы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар