Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөһит мониторингы идарәсе мәгълүматына караганда, алдагы ялларда азхәрәкәтле атмосфера фронты йогынтысы астында республика территориясендә яңгырлар көтелә, урыны белән яшен булачак.
Төнлә 9-14, көндез 18-23 градуска кадәр җылыта. Фронт узган вакытта кайбер районнарда җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Бүген республика буенча яңгырлар көтелә, көндез кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Казанда көндез 22, төнлә 14 градуска кадәр җылы булачак, дип белдерә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мөһит мониторингы идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар