Синоптиклар бүген казанлыларга аязучан болытлы һава торышы фаразлый.
Көньяк-көнчыгыштан исүче уртача тизлектә җил көн дәвамында төньякка алышыначак. Башкалада һава температурасы көндез 3-5 градус нульдән түбән булачак, кичкә 9-11 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем алганда, урыны белән аз гына кар явачак, шул исәптән юеш, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан төньякка үзгәрүчән талгын җил. Татарстанның көнбатыш районнарында 7-12 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар