Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан журналистлар белән очрашуда коронавирустан куркып, Төркиягә бару планыннан баш тартмаска киңәш итте.
Төркиядә бүген 20 градус җылылык булуын, ә коронавирусның җылыда үлүен дә искә төшерде. Аның сүзләренчә, коронавирус дөнья буйлап таралды, әмма шуны әйтергә кирәк: бу вирус Төркиядә иң соңыннан гына теркәлде.
– Төркиядә халык күп була торган урыннарда, самолет салоннарын, метро, тукталышларны гел дезинфекцияләп торалар. Тукталышларда кулларны дезинфекцияләү өчен махсус аппаратлар да булдырылды. Авыру таралган илләр белән чикләр ябылды. Планлаштырган ялларыгызны үзгәртмәгез, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар