Җан өшеткеч фаҗига узган төндә Мордовиядә булган.
Төн уртасында ике фатирлы йортта янган чыккан. Янгын сүндерүчеләр янгын белән көрәшкән вакытта өч баланың үле гәүдәсенә тап була.
Янгын турындагы хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 01:20 сәгатьтә килеп ирешә. Ялкын телләре 60 квадрат метр мәйданны биләп ала. Янгын 02:40 сәгатьтә сүндерелә.
Хәзерге вакытта һәлак булган балаларның ничә яшьтә булулары ачыклана.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар