16+

Янгыннан кешеләрне коткарган, үзе һәлак булган

Александр Редников янгын булган төнне шул тирәдән узып бара булган, янгын чыгуын күрүгә, кешеләрне коткарырга бина эченә кереп киткән.

Александр Редников янгын булган төнне шул тирәдән узып бара булган, янгын чыгуын күрүгә, кешеләрне коткарырга бина эченә кереп киткән.

Махсус операциядә катнашкан хәрби Александр Редников «Полигон» Кострома клубындагы янгын вакытында кешеләрне коткарырга ярдәм иткән, әмма үзе шунда һәлак булган, дип сөйләгән аның дусты Евгений Логинов.

5 ноябрьнең төнендә Костромада «Полигон» төнге клубында янгын чыккан иде. Ут чыгуы турындагы хәбәр коткаручыларга 2:37 сәгатьтә кергән. Каза урынына 50 коткаручы һәм 20 берәмлек техника чыккан. Бинадан 250 кеше эвакуацияләнгән. 
«Полигон» клубында янгын сүндерүчеләр 13 кешенең мәетен тапкан. 
Полиция хезмәткәрләре «Полигон» клубында янгын чыгаруда шикләнелүчене тоткарлаган. Ул – Свердловск өлкәсе Асбест шәһәренең 23 яшьлек хәрби хезмәткәре Станислав Ионкин. Гаепләнүчегә дүрт елга кадәр төрмә яный.
Социаль челтәрләрдә әлеге янгынны сүндерергә, кешеләрне бинадан чыгарырга булышкан Александр Редников турында бик күп җылы сүзләр язылган. Хәрби операциядә яраланганнан соң Костромага кайткан булган ул. Һәлак булуына бер атна кала, Бердски шәһәреннән Александрның сөйгәне Лена да күченеп килгән. Алар ЗАГСка барып никахларын теркәтергә өлгергәннәр.

Александр Редниковның дусты Евгений Логинов сүзләренә караганда, 11 ноябрьдә Бердскида һәлак булганнар белән хушлашу узачак. Үлгәннән соң Редниковның якыннарына дәүләт бүләге тапшырылган. 

Фото: социаль челтәрләр

Александр Рeдников в ночь пожара проeзжал мимо, увидeв огонь, забeжал в здание спaсать людей.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading