16+

Ярдәм чарасы көз көне дә гамәлдә булачак

Казан лагерьларында җәй көне махсус хәрби операциядә катнашучыларның 300 гә якын баласы бушлай ял иткән. Ярдәм чарасы көз көне дә гамәлдә булачак, юллама алу өчен ата-аналарга «Ял» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк

Казан лагерьларында җәй көне махсус хәрби операциядә катнашучыларның 300 гә якын баласы бушлай ял иткән. Ярдәм чарасы көз көне дә гамәлдә булачак, юллама алу өчен ата-аналарга «Ял» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк

Җәй көне Казан лагерьларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 291 бала бушлай ял итте. Ярдәм чарасы көзге каникулларда да гамәлдә булачак – юллама алу өчен ата-аналарга «Ял» шәһәр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

Ул искә төшергәнчә, хәзерге вакытта «Молодежный» лагеренда Донбасстан 197 бала ял итә. Балалар өчен кызыклы программа әзерләнгән: Казан буенча экскурсияләр, квизлар, мастер-класслар, бассейнда дәресләр, зоопаркта булу һәм цирк тамашалары. «Лагерьда булган вакытта балалар медицина тикшерүе узачак, шул исәптән стоматология тикшерүе дә. Шулай ук лагерьда «Ышаныч» үзәге психологлары психологик ярдәм күрсәтәләр», – дип сөйләде Алия Заһидуллина.

Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларның гаиләләре өчен Казанда ярдәм чаралары гамәлдә, шул исәптән бушлай җәмәгать транспортында йөрү, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану. Ташламаларның тулы исемлеге, шулай ук алардан ничек файдаланырга икәнлеге белән махсус бүлектә танышырга мөмкин. Бу хакта Казан Мэриясе сайты хәбәр итә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading