Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус пандемиясе вакытында мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү зарурлыгы башлангычы белән чыккан иде.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләгәнчә, республикада 55 мең гаиләгә, ялгызак пенсионерларга, инвалидларга азык-төлек тупланмасы таратыла. Аның икенче партиясен өләшү башланды. Күчтәнәчләр әле тагын ике мәртәбә таратылачак.
Рамазан аенда Татарстаннның диния нәзарәте һәм “Ярдәм” мәчете 180 мең кешегә ифтар күчтәнәче тараткан. “Ана һәм бала киләчәге” православие дини җәмгыяте дә 166 гаиләгә азык-төлек белән ярдәм иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар