Украинада яшәүче бер хатын авылдашларына коронавирус йоктырган өчен тезләнеп гафу үтенгән.
Әлеге ханым Черновицк өлкәсенең Коленковлар авылыннан. Күптән түгел ул Италиядә йөреп кайткан, әмма үз-үзен изоляцияләмәгән, берни булмагандай йөргән. Нәтиҗәдә, COVID-19 балаларына һәм оныкларына йоккан, шулай ук, авылында 14 кеше, шул исәптән авыл башлыгы да чирләгән. Хәзер авылдашлары аны янап куркыталар икән. Хатын бу хәлгә түзә алмыйча, видео яздырткан:
«Сез минем өемне яндырырга телисез икән дип ишеттем, балаларымны, оныкларымны да кыйныйбыз, дисез. Мин бүген дәваханәдән терелеп кайттым. Балаларым да савыктылар. Барыбыз да исән-саубыз. Теләсәгез, мине үтерегез, әмма, зинһар өчен, балаларыма тимәгез инде! Мин сездән гафу үтенәм". Бүтән Италиягә бармаска ант итәм, тик кичерә күрегез мине", - дип ялварган тезләнгән килеш.
Ул гаиләсе белән хәзер бер кая да чыкмый. Өйләрендә ашарга калмаган, запас азык-төлекләре беткән. Билгеле, хәзер ярдәм сорар кешеләре дә юк.
Әйткәндәй, Украинада бүгенге көндә коронавирус белән чирләүчеләрнең саны 350дән артык, 9 кеше үлгән.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар