ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге йорт газлаштырылган һәм электрлаштырылган. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев фаҗига урынына барган. Биредә штаб ясаганнар, бөтен кешеләрне дә эвакуацияләгәннәр. «Зыян күрүчеләр бар, аларның саны ачыклана», — дигән Михаил Афанасьев.
Фаҗига урыныннан кадрлар социаль челтәрләрдә тарала башлады. Шаһитлар экстрен хезмәтләр эшләвен төшерә. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, урынга республика прокуроры урынбасары Алексей Заика, Яшел Үзән прокуроры Сергей Егоров, аның урынбасары Михаил Балтусов барган. Газ җиһазларын файдаланганда иминлек кагыйдәләрен үтәүне тикшерү оештырылган, фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә прокуратура хәбәрендә.
Комментарийлар