«Күк белән җир аермасы», ди әнисе һәм ике олы улы белән бергә күченгән Яшел Үзән кешесе Вера Градобоева. Дөрес программа булдырганнар, дип исәпли ул.
Яшел Үзәндә «Полукамушки» микрорайоны барысына да таныш. Нәкъ шушы урыннан 19 гасыр ахырында шәһәр төзелә башлаган да. Яшел Үзәндә асты таш, ә өске өлеше агач булган ике катлы йортлар башка юк. Алардан проблемалыраклар да юк.
«Биредә күпкә яхшырак. Беренчедән, монда ванна һәм барлык уңайлыклар, канализация бар. Ә анда безнең канализация юк иде. Юынтык суларны чыгарып түгә идек. Бәдрәф тә черегән иде, анда һәрвакыт ис иде. Без фатирда балалар белән биш ел элек ремонт ясадык, стена почмаклары дымланды, обойлар аерыла башлады. Барысы да коела иде. Мондый программаны кертүләре бик яхшы», дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Градобоева.
Бу гаилә яңа фатирга апрельдә күчкән. Ремонт эшләргә туры килмәгән: обой, тарттырылган түшәм, санузел – барысы да бар. Еракка да күченмәгәннәр, иске йортлары тәрәзәдән күренеп тора.
Комментарийлар