Аның башы җәрәхәтләнгән, умыртка баганасы һәм бот сөяге сынган була.
Яшел Үзән шәһәрендә тугыз катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән 70 яшьлек хатын-кыз үлгән.
Өлкән яшьтәге хатын-кызны бик авыр хәлдә Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатканнар. Аның башы җәрәхәтләнгән, умыртка баганасы һәм бот сөяге сынган. Табибларның тырышлыгына да карамастан, хатын-кызның гомерен саклап кала алмаганнар һәм аның йөрәге тибүдән туктаган, дип хәбәр итә Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар