Яшьләр булса, авыл үсәр
Теләге булганнарга – ярдәм дә бар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Теләге булганнарга – ярдәм дә бар
6-9 февраль көннәрендә Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы уза. Конгресс эшендә дөньяның – 25, Россиянең – 50 төбәгеннән һәм Татарстан районнарында яшәүче 18-35 яшьлек кызлар-егетләр катнаша.
Татарстан – авылларда яшәүче һәм яшәргә теләүче яшьләр белән тыгыз элемтәдә булган иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Россия субъектларыннан безгә тәҗрибә алмашырга бик еш киләләр. Ә менә дөнья масштабында авыл яшьләренең республикабыз тәҗрибәсен өйрәнергә килүләре һәм шундый дәрәҗәдә чара оештырылуы әле беренче тәҗрибәдер, мөгаен. Гәрчә Татарстан егетләре һәм кызлары чит илләргә тәҗрибә тупларга еш чыгалар.
Конгрессны ачу тантанасында Татарстан Аграр яшьләре берлеге җитәкчесе Диләрә Шувалова оешманың ун елдан артык тарихы булуын, эшчәнлекләрен төрле грантлар һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән алып баруларын искәртте.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Азат Җәббаров исә берлекне авыл җирлегендә яшәүче, эшләүче яшьләр сәясәтен алып баруда иң ышанычлы партнер дип атады. Аерым алганда, министрлык яшьләрнең торак шартларын яхшырту, үз эшен ачарга теләүчеләргә төрле яклап белем бирү, грантлар алу, фәнни эзләнүләр алып бару кебек юнәлешләрдә ярдәм итә. «Күп нәрсә яшьләрнең үзләреннән дә тора, теләкләре булса, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк», – дип тәмамлады чыгышын министр.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Татарстанның сөт җитештерү буенча ил күләмендә – беренче, бәрәңге уңышы буенча – икенче, шикәр чөгендере буенча – җиденче, терлек һәм кош ите, ашлык уңышы буенча сигезенче урында булуын билгеләп үтте. Демография мәсьәләләренә тукталып һәм утырышта республика районнарыннан да егетләр-кызлар катнашуын истә тотып, Ларионова бу өлкәдә актив һәм пассив районнарны атап узды:
– Бүген авылларда балалар туу кимүен күзәтәбез. Кайбыч, Тәтеш, Алексеевск, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас районнарына рәхмәт, аларда елның елында балалар күп туа. Ә менә Тукай, Менделеевск, Әлки, Минзәлә, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарында балалар туу күрсәткечләре кимегән. Без түгәрәк өстәлләрдә бу проблеманы күтәрүегезне сорыйбыз, – диде ул, бу очракта нәкъ менә яшьләрнең актив булу-булмавына ишарә ясап.
Яшьләр булганда, балалар туганда авыл да яшәячәк дигән фикер, әлбәттә, сорау уятмый. Конгресска җыелучылар үз авылларын саклап калу, яшәтү һәм үстерү буенча мөһим карарларга килерләр дигән өмет бар.
Фото: tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Киңәш сандыгы
Акканат күбәләгенә ничек көрәшергә? Ысулларын өйрәтәбез
-
#Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов Каравон бәйрәме белән котлады
-
#Кыскача яңалыклар
2 меңнән артык татарстанлы аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карарга өйрәнгән
-
#Спорт
Матур турнир. Бүләкләре дә яхшы. Балалар бик канәгать...
-
#Төрлесе
Яшьләрнең аерылышуында интернет гаепле түгелме?
Комментарийлар