16+

Яшүсмерне бәрдергән экс-чиновник хатын аның әти-әнисеннән 100 мең сум акча сораган

Мурманскида элек Мәгариф министрлыгында эшләгән Лилия Хоруженко велосипедта баручы 13 яшьлек яшүсмерне бәрдергән һәм аның әти-әниләреннән машина ремонтлау өчен 100 мең сум акча таләп иткән. Бу хакта НТВ хәбәр итә.

Юл һәлакәте бер ел элек булган, малайны гаепле дип тапканнар. Ул велосипед белән иярчен юлдан төп юлга чыккан булган һәм машина астына кергән. Аның яңак сөяге сынган һәм баш мие селкенгән.

Бер ел үткәннән соң, Хоруженко килгән зыянны каплау өчен акча таләп итеп, судка гариза язган. Малайның әти-әниләре ел эчендә дәвалау өчен бик чыгымнар тотылуын, дәвалау хәзер дә дәвам итүен әлеге басма корреспондентына сөйләгәннәр. Алар: "Без беркемгә дә берни тиеш түгел" дип белдергәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading