Көннәр җылы торуга да карамастан, синоптиклар әле яз килмәде, дип кисәтә.
Алдагы тәүлекләрдә һава температурасы түбән төшүе көтелә. Мисал өчен иртәгә, 11 март көнне республикада һава температурасы төнлә - 1...+4 градус, көндез +3...+8 градус булуы көтелә.
12 мартта һәм 13 мартта һава төнлә 0 градуска кадәр төшәчәк. Төнге сәгатьләрдә урыны белән яңгыр, томан булуы көтелә.
Киләсе шимбәдә исә төнге һава температурасы - 3 градуска кадәр төшәр дип фаразлана. Ә якшәмбедә исә төнге һава - 7гә кадәр суыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар