16+

Җәйге ялга нәтиҗәләр ясала башлады

Татарстанда, Росиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балаларның санын саклап калу гына түгел, аны өч меңгә арттырырга да ирешкәннәр.

Татарстанда, Росиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балаларның санын саклап калу гына түгел, аны өч меңгә арттырырга да ирешкәннәр.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга җәйге сәламәтләндерү кампаниясе барышы турында сөйләде.

- Ял-сәламәтләндерү кампаниясе өчен быел хөкүмәт 1 миллиард 400 миллион сум акча бүлеп бирде. Лагерьга юлламаның 85 проценты - бюджеттан, калган 15 проценты - ата-аналар кесәсеннән. Юлламаның уртача бәясе - 14 мең сум. 41 789 балага ял бушка оештырылды, - дип сөйләде Рөстәм Гарифуллин.

Сәламәтләндерү кампаниясе үз эченә мәктәп яны, хезмәт, палаталы лагерьларны да, Кара диңгез ярындагы, шифаханә, профильле сменаларны да ала. Аерым алганда, 631 кешегә исәпләнгән 13 палаталы лагерь эшли, 12 000 бала йөргән 120 хезмәт һәм ял лагере инде эшен туктаткан, Кара диңгездә 5 039 бала ял итеп өлгергән. Татарстан Президенты кушуы буенча 46 Луганск баласына да өстәмә бушлай ял оештырылган. Олимпиадаларда җиңү яулаган, иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан 13 940 балага да шундый бәхет елмайган. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә, ятим балалар да читттә калмаган.

Министр урынбасары сүзләренчә, балаларның җәйге ялын оештыру буенча ачылган 293-12-91 кайнар линиясенә кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе юлламаларга кагылышлы булган. Туклану буенча да шикаять белдерүчеләр булган.

Җәй башыннан лагерьларга 1500 тикшерү белән чыкканнар. Ведомство хезмткәрләре аларның эшендә зур хилафлыклар күрмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading