16+

Җәйге ялны оештыру һәм балаларны савыктыру мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк

Кайнар линия 12 нче майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Кайнар линия 12 нче майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Татарстанда яшәүчеләргә җәйге ялны оештыру һәм балаларны савыктыру мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк. Кайнар линия 12 нче майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Татарстан Иҗтимагый палатасының матбугат хезмәте.

Татарстанлыларга сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар алу, балалар туристлык кэшбегы, лагерьларда һәм юлларда туклануны оештыру, лагерьдагы балалар янына бару буенча һ.б. сорауларга җавап бирәчәкләр.

Халыкка «Лето» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәге директоры Илдар Дәүләтчин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Юрия Тимирясова һәм мәгариф, фән һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Тамара Федорова консультация бирәчәк.

Сораулар 12 нче майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр +7(800)350-44-72 телефоны буенча, шулай ук 11 нче майда 23:59 сәгатькә кадәр Татарстан Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша (сылтама буенча) кабул ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading