16+

Җылылык өчен яңача түли башлыйбыз

Гадәттә, күпфатирлы йортларда яшәүче казанлылар җылылык өчен ел дәвамында түлиләр иде.

Гадәттә, күпфатирлы йортларда яшәүче казанлылар җылылык өчен ел дәвамында түлиләр иде.

Дөрес, идарә итүче компанияләр түләгән акчаларны кабат исәплиләр. Әмма саннар гади халык файдасына килеп чыкмый, кайбер очракта кешеләргә җылылык өчен 10ар мең бурыч дип тә язалар. Идарә итү компанияләренең монда да җаваплары әзер: кыш салкын килгәнгә түләүләр шулай арткан.

Ниһаять, бу аңлашылмаучанлыкларга нокта куелыр кебек. Яңа канун буенча, җылыкны күмпе куллансаң, шуның кадәр түлиячәксең дә. Әйтик, быел җылылык сезоны сентябрь азагында гына башлана, димәк, көннәр җылы торса ягулык азрак кулланылса, түләргә дә азрак сумма булачак. Ә менә кышкы салкын көннәрдә күбрәк түләргә туры киләчәк. Бу мәсьәләдә дә төрле фикерләр бар. Кышкы түләүләр шактый зур сумма булса нишләргә? Күпчелек хәзер барысы да ачыктан-ачык булачагына сөенә. Исәпләү җайланмасына карап һәркем күмпе ягулык кулланганын язып тапшырып барачак.

Сүз уңаеннан, бу карар Алабуга, Түбән Кама, Буа, Тукай, Чирмешән, Питрәч,Саба районнарында гамәлгә керер дип көтелә. Яңача түләүгә киләсе елның 1 июленнән күчергә ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading