16+

Җылылык җибәрү вакытыннан алда тәмамланды

Казан мэриясенең Торак-коммуналь хуҗалык комитеты хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр тулысынча җылылык белән тәэмин ителгән булырга тиеш.

Казан мэриясенең Торак-коммуналь хуҗалык комитеты хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр тулысынча җылылык белән тәэмин ителгән булырга тиеш.

Ягып җылыту сезоны 19 сентябрьдә башланды. Ике атнада бөтен торак йортларга һәм социаль өлкә объектларына җылылык биреләчәк дип хәбәр ителгән иде. Шушы көннәрдә бөтен казанлыларны да җылылык белән тәэмин итеп, Башкарма комитет элек билгеләнгән срокны ике тапкырга кыскартты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading