16+

Ык елгасында баткан 18 яшьлек кызны эзләү эшләре әле дә дәвам итә

Татарстанда водолазлар Ык елгасында баткан 18 яшьлек кызны эзләвен дәвам итә.

Татарстанда водолазлар Ык елгасында баткан 18 яшьлек кызны эзләвен дәвам итә.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган тәүлектә Лениногорскиның 7нче зона янгын-коткару отряды һәм Әлмәтнең янгын-коткару бүлекчәсе хезмәткәрләре кызны эзләүдә катнашты. Водолазлар төркеме һәм трал ярдәмендә 7000 квадрат метр мәйдан тикшерелде.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Күктәкә авылы янында бер кыз белән егетнең суга батуы хакында хәбәр иткән иде. Егетне шаһитлар судан чыгарган, ә кызны коткаручылар эзли.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading