16+

Җылы көннәр киләчәк! Кайчан?..

15 марттан соң Россия территориясендә һава температурасы климатик нормадан сизелерлек югары күтәреләчәк.

15 марттан соң Россия территориясендә һава температурасы климатик нормадан сизелерлек югары күтәреләчәк.

РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, инде чәршәмбедән үк, температура нормадан югары күтәрелү сәбәпле, илебезнең бөтен территориясе синоптик карталарда кызыл һәм куе кызыл төсләргә манылачак.

Ерак Көнчыгышта аеруча җылы булыр дип көтелә. Вильфанд сүзләренчә, анда температура фоны 15 марттан соң нормадан 14-17 градуска югарырак булачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Ул шулай ук Якутскины мисал итеп китерде. Анда дүшәмбе көнне төнлә -25..-30, көндез -10..-15 градус булса, чәршәмбе көнне үк сизелерлек җылытып, һава температурасы төнлә -8..-13, көндез исә -1..-5 градус тәшкил итәчәк. «Бу бик җылы, әлбәттә. Илнең бөтен территориясендә климатик нормага карата җылы һава торышы көтелә», - дип сүзен төгәлләде синоптик.

Элегрәк Роман Вильфанд эш атнасы тискәре температурадан башланачагы хакында әйткән иде. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе иң җылы көннәр булачак, төнлә дә, көндез дә уңай температура көтелә. Әмма атна ахырында тагын суытачак.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading