Бүген Казанда 2018-2019 елгы җылылык сезоны тәмамлана. Бу турыда Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кинәт салкынайткан очракларда, тотрыклы һава торышы урнашканчыга кадәр (+8 градустан югарырак), беренче чиратта сәламәтлек саклау, балалар оешмаларын җылылык белән тәэмин итү өчен әзерлек булырга тиеш, – диелә мэрия хәбәрендә.
Беренче булып җылылыкны сәнәгать объектларында, соңыннан административ һәм торак биналарда, аннан соң мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, хастаханәләрдә туктатачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар